Узган елның сентябрь, октябрь айларында районда гуманитар ярдәм җыю пунктлары ачылды
Район гуманитар штабы ветераннар Советы бүлмәсендә эшли.
Биредәге координаторлар буалы ир-егетләребез белән Казанда хәрби өйрәнүләр вакытында да, махсус операция зонасына киткәч тә, даими элемтәдә торып, район җитәкчелеге юнәткән һәм халык акчасына кирәк-яракларны җыеп җибәреп торалар. Әлеге пункттан биш тапкыр гуманитар йөк озатылды. Маршрутка Сватово-Волноваха-Яңа Каховка юнәлешләре керде. Автомобильләр, кием-салым, азык-төлек, көнкүреш химиясе товарлары җибәрелде. Шулай ук тепловизор, генератор һәм башка җайланмалар сатып алынды. Алтынчы сәфәргә декабрь аенда чыгачаклар.
Шул ук вакытта шәһәрнең «Венец» даруханәсе территори-ясендә дә ярдәм җыю пункты эшли. Алар СВО зонасына 15нче модельле автомобиль һәм башка кирәкяраклар җибәргән-нәр. Донецк, Херсон, Сватово шәһәрләренә ярдәм илткәннәр. Бер илткәндә ике «Газель» тутырып барганнар. Шушы ай ахырында тагын Сватово шәһәре юнәлешенә чыгып китәргә ниятлиләр. Ир-егетләр кышка мичләр, аккумуляторлар, генераторлар кирәклеген әйткәннәр. Әлбәттә, кием-салым, азык-төлек тә җибәреләчәк, дип белдерделәр ярдәм җыю пунктында эшләүче волонтерлар.
Тагын бер гуманитар ярдәм җыю ноктасы шәһәрнең «Ландыш» кунакханәсендә эшләде. Биредә эшләгән 10-12 волонтер инициативасы белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга өч тапкыр ярдәм җибәрелде. Ике «УАЗ» автомобиле, 30 тонна тирәсе йөк илтеп тапшырганнар.
Дүртенче пункт — Зур Фролово авылының Энгельс урамы, 1 номерлы йорт адресы буенча урнашкан гуманитар складта урнашкан. Аннан тактик носилкалар тегеп, окоп шәмнәре, мичләр ясап, оекбашлар бәйләп озаттылар. Генераторлар, тепловизорлар сатып алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев