Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа Тинчәледәге янгын турында төгәл мәгълүмат һәм фотолар барлыкка килде

Авылның Куйбышев урамындагы хуҗалыкта кичә көн уртасында янгын чыгуы турында хәбәр иткән идек инде. 111 номерлы янгын сагы-коткару часте алынган мәгълүматларга караганда, аның нәтиҗәсендә кирпеч белән тышланган агач йорт, аңа терәп төзелгән шпалдан сарай һәм читтәрәк торучы икенче сарайның түбәсе янып китә.

Аларның гомуми мәйданы 284 квадрат метрга тиң. Бәла булган беренче булып, хәбәр алынганнан соң 4 минут эчендә “Тинчәле” ДПОсы килеп җитә. Алар килгәндә сарай һәм йортның верандасы ачык ут белән яна торган була. 9 минуттан аларга “Күшке” аерым посты, соңрак 111 номерлы янгын сагы-коткару часте янгын сүндерүчеләре кушыла. Буа һәм Чүпрәле районннары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Александр Мутов сүзләренә караганда, ут электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында элгән, дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев