Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2024 елда беренче балага ана капиталы 631 мең сумга кадәр арта

2024 елда индексациядән соң Россиядә беренче балага ана капиталы 631 мең сум тәшкил итәчәк, икенчесенә түләү — 834 мең сум.

Бу хакта 10 октябрьдә "Бердәм Россия«нең программа комиссиясе утырышында Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдерде. Бу хакта «Известия» яза.

«Ана капиталы сертификатының суммасы 2023 ел нәтиҗәләреннән күренгән факттагы инфляция дәрәҗәсенә арттырылачак. Хәзер бюджетта ана капиталын 7,5 процентка индексацияләү каралган, һәм беренче балага ана капиталы суммасы 631 мең сумга якын тәшкил итәчәк. Әгәр гаилә беренче балага сертификат алмаган булса, икенче балага ана капиталы — якынча 834 мең сум», — диде министр.

Котяков киләсе елда ана капиталы сертификатын чама белән 1 млн гаилә алачагын әйтте.

Август ахырында Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов ана капиталы күләмен инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләргә кирәклеген билгеләп үтте. Бу — илдәге демографик вазгыять торышында балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтү өчен кирәк.

Шул ук вакытта ЛДПР фракциясе депутатлар төркеме сенаторлар Елена Афанасьева һәм Вадим Деньгин белән берлектә Дәүләт Думасына закон проекты керткән иде. Алар беренче балага ана капиталы күләмен 756 мең 712 сумга кадәр, ә икенче һәм өченче балага 1 млн сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев