Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2030 елда кайсы тармакларда хезмәткәрләргә ихтыяҗ кимиячәге билгеле булды

Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2030 елда агротармакта, сәүдә, финанс һәм иминият өлкәсендә хезмәткәрләргә ихтыяҗның кимиячәген фаразлый, диелә РБК хәбәрендә.

Бу хакта «Труд» газетасы яза.

«Хезмәт базарының торышы һәм аның үсеш перспективалары күптөрле факторлар белән билгеләнәчәк», — диелә документта.

Фаразлардан күренгәнчә, 2030 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә сорау — 300 мең, сәүдә тармагында — 200 мең, финанс һәм иминият өлкәләрендә 100 меңгә кимиячәк. Нәтиҗәдә, Россия икътисадының бу өлкәләрендә хезмәткәрләргә булган гомуми ихтыяҗ 720 меңгә азаячак.

2030 елда эшкәртү сәнәгатендә эшләүчеләргә сорау, киресенчә, 500 меңгә, сәламәтлек саклау өлкәсендә — 400 меңгә, транспортлау һәм саклау тармагында 400 меңгә артачак. Фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче кадрларга да (якынча 300 меңгә) сорауның артуы көтелә.

IT-технологияләр һәм элемтә өлкәсендә кадрларга ихтыяҗ 200 меңгә артыр дип фаразлана.

Икътисади үсеш министрлыгында билгеләп үтүләренчә, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүче хезмәткәрләргә сорауның артуына — халыкның картаюы, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә тармакларында чит ил предприятиеләре киткәннән соң импортны алыштыру ихтыяҗы аркасында "технологик суверенитет"ны тәэмин итү йогынты ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев