Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бахмут өчен көрәшкән якташыбыз

Немчиновка авылыннан Денис Мухинанда күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.

Бүген инде тыныч тормышта хезмәт куючы якташыбызның күкрәген ике дәүләт бүләге — «Батырлык өчен» медале һәм Батырлык өчен ордены, шулай ук «Вагнер» шәхси хәрби компаниясенең «Батырлык өчен» медале һәм Кара Хачы бизи.

«Вагнер» компаниясенә үз теләге белән узган елның 23 июлендә чыгып китә ул. Краснодар краенда өйрәнүләр узганнан соң ике атнадан контракт төзи. Төркем командиры вазифасында тугыз ай Бахмут (Артемовск) юнәлешендә көрәшә. «Бахмут иттарткычында» була. Беренче дәүләт бүләген шул ук елның декабрендә, икенчесен быелның мартында тапшыралар.

Бахмут өчен көрәшләрнең берсендә якын дустын югалта.

— Чиләбе өлкәсеннән Георгий Кустов белән 2013-2014 елларда Сахалин өлкәсенең Кунашир утравында армия хезмәтен бергә уздык. Шуннан бирле гел аралашып, очрашып тордык. Махсус хәрби операциягә дә бергә киттек. Киләчәктә дә дуслыгыбызны дәвам итәчәгебезгә ышандык, — ди Денис.

Инде контракты тулып, кайтыр вакыты җиткәндә, апрель ахырында, аңа тагын бер кайгылы хәбәр килеп ирешә. Взвод командиры бертуганы Дмитрийның һәлак булуы турында җиткерә. Энесе шулай ук «Вагнер» белән контракт төзеп, абыйсы артыннан берайдан соң махсус хәрби операциягә китә. Туганыннан һәрвакыт үрнәк алган, аның кебек булырга тырышкан егет дошманга каршы да бергә көрәшергә тиешләр, дип саный. Көрәш юллары бер тирәдә булса да, алар кисешми — ике бертуганга яу кырында очрашу насыйп булмый. Денис Дмитрийны соңгы юлга озатырга да кайтып өлгерә алмый. Язмыш шулкадәр дус, берберсе өчен бар нәрсәне бирергә әзер туганнарны мәңгелеккә аера.

— Әйтеп бетергесез авыр югалту. Әмма чын ир-егет үз Ватанын сакларга тиеш, — ди үзе дә шул максат белән теләп фронтка киткән егет.

Ул чакта якыннары аның бу карарын авыр кабул итәләр. Ә өч ул үстергән әтисе Николай Леонидович хуплый. «Яшьрәк булсам, үзем дә барыр идем», — ди балаларын батыр йөрәкле итеп тәрбияли алган ата. Төпчек улы Леонид та халык иминлеге сагына басачак — ул полиция хезмәткәре булырга укый.

Мухиннар бүген бар авырлыкларны бергә кичереп, бербөтен булып яшәүне дәвам итәләр. Денисның хатыны Кристина, өч баласы — 9 һәм 5 яшьлек уллары Роман, Николай, 6 яшьлек кызы Екатерина янына исән-сау әйләнеп кайтуы өчен шатланып бетә алмыйлар. Балалалары, яу кырында чагында өзелеп сагынсалар, чиксез куанып каршы алсалар да, әле барысын да аңлап бетерә алмыйлар. Аларның герой әтиләре белән горурланыр, күргәннәре турында сөйләтер көннәре алда әле. Дөньялар гына тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев