Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белоруссиядә 11-14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре була

11-14 сентябрь көннәрендә Белоруссиядә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак.

Бу чорда күргәзмә проектлары ачыла, кино көннәре, Татарстанның әйдәп баручы башкаручылары һәм коллективлары катнашында сәнгать осталары концертлары була.

«Халык һөнәрләрен үстерү өчен шартлар тудыру» түгәрәк өстәле артында экспертлар бу мәсьәләдә тәҗрибә уртаклашачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан сәнгать осталары концертында республиканың әйдәп баручы башкаручылары, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт камера хоры, Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры катнаша.

Мәдәният көннәре кысаларында Татарстан Милли музее белән Белоруссия Милли тарихи музее арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланачак. Белоруссия Милли китапханәсенә Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате турында китаплар бүләк ителәчәк.

Узган елның 17-20 август көннәрендә Татарстанда Белоруссия Республикасы Мәдәнияте көннәре узды, дип искәртәләр ведомствода. Быел Татарстан Милли музеенда традицион белорус мәдәнияте турында «Белоруссиянең тере мирасы» дигән зур күргәзмә ачылды. Залларда белорус халкы борынгыдан дан тоткан туку һәм чигү, мичкә ясау һәм чүлмәкчелек эше, агачтан уеп ясау һәм салам үрү һөнәрчелек әйберләре тәкъдим ителгән. Күргәзмә 17 сентябрьгә — Белоруссиядә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көненә кадәр эшләячәк.

Белоруссиядә узачак Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәренең җентекле программасы Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев