Карлыда авылында ифтар, кече Сабантуй узды (+фото)
Рамазан аенда Карлыда ел саен авылдашлар зур ифтарга җыела.
Быел да авыл клубында спонсорлар булышлыгы белән ул йөзләгән халыкны җыйды. Дини чарага моннан күп еллар элек үзе башлап җибәргән бүген Әлмәт шәһәрендә мөхтәсиб вазыйфасын башкаручы Фәһим Әхмәтҗанов та кайткан иде. Район мөхтәсибе Илмир Хәсәнов, авыл имамы Равил хәзрәт авылдашларның бу гамәлләре бик күркәм булуын әйттеләр.
Икенче көнне Әхмәтҗановлар гаиләсе авыл мәктәбендә кече сабантуй оештырдылар. Әлеге чарада укучылар да, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнаштылар. Фәһим хәзрәт аларга бүләкләр әзерләп кайткан иде. Шулай ук укуда яхшы билгеләргә өлгерүчеләр дә акчалата бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев