«Казан нуры» мәчете имамы ислам дине буенча баланы уллыкка алырга ярыймы икәнен әйтте
Җәмгыять

«Казан нуры» мәчете имамы ислам дине буенча баланы уллыкка алырга ярыймы икәнен әйтте

Уллыкка алу - фамилия алмаштыру, ягъни нәсел шәҗәрәсен үзгәртүгә китерә торган үзгәреш, – исламда тыелган.

Әмма мөселманнар балага опекунлык рәсмиләштерә ала. Бу хакта «Казан нуры» мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыпов «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында сөйләде.

«Әмма мөселманнарга, баланың физик һәм рухи үсеше турында кайгыртуны тәэмин итү өчен, опекунлыкны рәсмиләштерү мәгънәсендә уллыкка алу рөхсәт ителә. Опека — ул тәрбияләү өчен баланы өйгә кабул итү», — дип аңлатты ул.


Нет комментариев