Җәмгыять

Казан-Ульяновск трассасының Карлы авылы өлешендә велосипедчыны бәрдерделәр

Бүген, 16 июльдә 22 сәгатьләр тирәсендә Карлы авылындагы "Лилиана" кибете янында тагын ДТП булды. Буа ягыннан велосипедта хәрәкәт итүче ир-ат автомобиль көпчәге астына эләкте. Эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлекчәсендә авария урынында әлегә тикшерүчеләр төркеме эшли, тулырак мәгълүматны соңрак бирәчәкбез диделәр. Дәваханәнең ашыгыч ярдәм бүлегендә авариядә каза күрүче ир-атның исән...

 
 
Бүген, 16 июльдә 22 сәгатьләр тирәсендә Карлы авылындагы "Лилиана" кибете янында тагын ДТП булды. Буа ягыннан велосипедта хәрәкәт итүче ир-ат автомобиль көпчәге астына эләкте. Эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлекчәсендә авария урынында әлегә тикшерүчеләр төркеме эшли, тулырак мәгълүматны соңрак бирәчәкбез диделәр. Дәваханәнең ашыгыч ярдәм бүлегендә авариядә каза күрүче ир-атның исән булуын белдерделәр. Әлеге ДТП турында тулырак язачакбыз.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Бүген, 16 июльдә 22 сәгатьләр тирәсендә Карлы авылындагы

Нет комментариев