Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Путин сәнәгать ипотекасын 10 елга кадәр арттырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин сәнәгать ипотекасы программасын киңәйтү мөмкинлеген карарга кушты.

Россия эшкәртү сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу нәтиҗәсе буенча йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында дөнья күргән.

«Элек бирелгән йөкләмәләрне исәпкә алып, кредит срогын 10 елга кадәр һәм кредитның максималь күләмен 1,5 млрд сумга кадәр арттыруны күздә тотып, сәнәгать ипотекасы программасын киңәйтүгә кагылышлы мәсьәләләрне карарга», — диелә документта.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән. Дәүләт башлыгына докладны 2023 елның 15 ноябренә кадәр тапшырырга тиешләр.

Моннан тыш, кирәкле финанслауны күздә тотып, Министрлар Кабинетына конкурентлыкка сәләтлелекне арттыру буенча корпоратив программаларны 2030 елга кадәр озайту мәсьәләсен карарга кирәк. Шулай ук компонент һәм ресурс базасын формалаштыру программасы кысаларында Сәнәгатьне үстерү фондына ташламалы заемнар бирү вакытын арттыру мөмкинлеген карау зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев