Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышу дәвам итә

Мобилизацияләнгәннәрнең балаларына мәгариф учреждениеләрендә – төрле түгәрәкләргә, спорт мәктәпләренә, “Дельфин” бассейнына, “Арктика” боз сараена йөрү түләүсез.

Шулай ук шәһәр автобусында йөрү дә. Моннан тыш, алар кинотеатрга һәм музейга да бушка керә алалар.

Һәрбер гаиләгә җирле үзидарә органы җитәкчеләре арасыннан җаваплы кеше билгеләнгән. Алар социаль паспортлар ясаганнар, йорт буенча йөреп хәлләрен сорашканнар, балаларга азык-төзек җыелмасы тапшырганнар.Әтисе махсус операциягә киткәннән соң туган сабыйларның әниләренә дә ярдәм оештырылган, яңа туган балалар өчен кирәк-яраклар биргәннәр.

Яшәү шартларын яхшырту буенча мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Йортны рәсмиләштерүдә, су кертүдә, идән җылытуда, пар казанын алыштыруда, урам яктырткычларын яңартуда, юл ремонтлауда ярдәм күрсәтелгән. 19 гаиләгә утын кайтартылган. Шулай ук иганәчеләр булышлыгы белән колак аппараты сатып алганнар һәм кайбер гаиләдәге балаларының уку йортларындагы түләүле укуда берникадәр күләмдә акчалата ярдәм күрсәтелгән.

Моннан тыш, республика һәм районда уздырылучы чараларда, экскурсияләрдә катнашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев