Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роспотребнадзорда COVID-19ны сезонлы инфекциягә әверелә дип белдерделәр

Коронавирус инфекциясе көзге-кышкы чорда авыручылар саны арту кебек сезонлы билгеләргә ия була бара.

Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

 

Соңгы атнада Россиядә коронавирус белән авыручылар саны 16,1 процентка арткан.

 

«COVID-19 сезонлы инфекция үзенчәлекләрен ала, көзге-кышкы чорда авыручылар арта, ә җәй көне кими», — диелә хәбәрдә.

 

Көзге чорда грипп, ОРВИ һәм COVID-19 таралу куркынычы арта, дип билгеләп үтә матбугат хезмәте. Җәй ахыры-көз башы — бу традицион рәвештә респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны арту чоры, бу вакытта кешеләр күпләп ялдан эшкә чыга, мәктәп укучылары һәм студентларның каникуллары тәмамлана, дип аңлаттылар ведомствода.

 

Кешеләр арасында аралашу арту сәбәпле, респиратор вируслар, шул исәптән коронавирус белән дә актив алмашу башлана, дип төгәллек кертәләр Роспотребнадзорда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев