Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Саклану министрлыгы 1 октябрьдән көзге чакырылыш башлануын искәртте

Саклану министрлыгы көзге чакырылыш башлануы турында хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматларына караганда, ул 1 октябрьдән илнең барлык субъектларында башлана. Искәрмә булып, Ерак Төньякның аерым районнары тора — климат аркасында чакырылыш анда 1 ноябрьдән башлана. Бу хакта бүген брифингта Россия Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Цимлянский хәбәр итте.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны җыю пунктларыннан җибәрү 2023 елның 16 октябреннән планлаштырылган.

Ведомство мәгълүматларына караганда, барлык чакырылучылар хәрби хезмәтне үтү өчен Россия территориясендәге хәрби частьләр һәм берләшмәләрнең даими дислокация пунктларына җибәрелә.

Чакырылыштагы хәрбиләр Россия Кораллы Көчләре подразделениеләренең Россиянең яңа төбәкләрендәге дислокация пунктларына: Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә яки анда махсус хәрби операция бурычын үтәүдә катнашу өчен җибәрелмәячәк.

Аларның өчтән бере укыту берләшмәләренә һәм хәрби частьләргә җибәрелә. Анда биш айга кадәр вакыт эчендә заманча хәрби техниканы үзләштерә һәм хәрби-хисап белгечлеге ала. Укуны тәмамлагач, алган күнекмәләренә карап, гаскәрләргә җибәреләчәкләр, дип билгеләп үтте Цимлянский.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru сайтында яки 117 телефоны аша белешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев