Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә ипотека ставкалары 2014-2015 еллар дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде

Үзәк банк төп ставканы арттырганнан соң, Россиядә ипотека буенча ставкалар еллык 13-15 процентка күтәрелде, бу 2014-2015 еллардагы саннарга туры килә, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына «Сравни» компаниясендә «Ипотека» юнәлеше җитәкчесе Дмитрий Сафронов.

Август аенда Үзәк банк төп ставканы 8,5 проценттан 12 процентка кадәр күтәрде. Банк секторы барлык банк продуктларына — кредитларга, вкладларга, ипотекаларга ставкаларны арттырды.

«Стандарт ипотека кредитлары программалары буенча ставкалар, бик югары менә (13-15 процент). Шул ук вакытта мондый дәрәҗәдәге ставкалар потенциаль бурычлылар өчен яңалык түгел. 2014-2015 елларда, шулай ук 2022 елда ипотекага ставкалар мондый дәрәҗәгә җиткән иде. Шуңа да карамастан, ипотека кредитлары буенча килешүләр рәсмиләштерелде», — дип белдерде эксперт.

Эксперт мәгълүматлары буенча, икенчел торак буенча уртача ставка хәзер 14 процент, гаилә ипотекасы буенча 5,3 процент, дәүләт ярдәме булган программалар буенча 7,3 процент, IT — ипотека буенча 4,5 процент тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев