Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиялеләр өчен чит илдә кышкы ял 30 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин

Чит илдә кышкы ял бәясе Россия гражданнары өчен узган ел белән чагыштырганда 10-30 процентка кадәр артырга мөмкин.

Бу хакта «Известия» яза. Турларның кыйммәтләнүе октябрьдән башлана һәм валюта курсына, шулай ук авиаэлемтәләрнең уңайлылыгына бәйле булачак.

«Иң югары бәя, гадәттәгечә, Яңа елда һәм бәйрәм көннәрендә булачак», — дип белдерде Россия туристлык индустриясе берлеге башлыгы Юрий Барзыкин. Ул бәяләрнең, беренче чиратта, Мисыр, Дубай, Таиланд һәм Мальдив утрауларына сәяхәткә артуы көтелә, дип өстәде.

«Интурист» туроператоры Таиландта дүрт йолдызлы кунакханәдә ике кешегә бер атна ял — 235 мең сумнан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 160 мең сумнан башланачак, ә кышкы бәйрәмнәрне Мальдив утрауларында уздырырга теләүчеләргә 300 мең сумнан башлап түләргә туры киләчәк, дип белдерә.

«Дельфин» туроператорының генераль директоры Сергей Ромашкин агентлык белән әңгәмә вакытында кышкы чорга броньлауларның иң күп өлеше хәзер Россия буйлап сәяхәткә (99 процент) туры килә, дип сөйләде. Россиялеләрнең чама белән 25 проценты тау чаңгысы курортларына барырга, ә тагын 25 проценты Мәскәү тирәсендә ял итәргә җыена.

«Кышка броньлау лидерлары — Бөек Устюг һәм Сочи», — дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев