Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан 2022 елда хезмәт базары буенча Россиянең иң уңышлы 5 төбәге арасына керде

Татарстан 2022 елда хезмәт базары буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урынны алды.

Республикада югарырак баскычта — Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе һәм Красноярск крае, диелә РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренүдә.

2021 ел белән чагыштырганда, Татарстанның рейтинг баллы 2,5 баллга яхшырган һәм 79,4 баллга җиткән, бу — бишлеккә кергән төбәкләр арасында икенче урын. Хезмәт базары бары тик Красноярск краенда гына нык үзгәргән — 3,9 баллга (80 балл). Калганнарда уңай динамика алай сизелерлек түгел, ә Санкт-Петербургның күрсәткечләре 1,3 баллга начарайган һәм 95,2 баллга калган.

Аналитиклар билгеләп үткәнчә, бу төбәкләрдә социаль-икътисади үсеш, хезмәт хаклары югары, ә эшсезлек дәрәҗәсе, киресенчә, түбән.

Рейтингны төзегәндә Россиянең яңа төбәкләрендәге күрсәткечләр исәпкә алынмаган. Шул рәвешле, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Ингушетия (6,4 балл), Чечня (12,1 балл) һәм Кабарда-Балкар Республикасы (13,7 балл) иң түбән баскычта урнашкан.

Июль аенда Россия Президенты Владимир Путин илдә эшсезлек буенча тарихи минимум (3,2 процент) теркәлүе хакында белдергән иде. Татарстанда 2023 елның икенче кварталында бу күрсәткеч 2,2 процент тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев