Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Цифрлы министрлыгы сим-карталар белән алдауның яңа схемасы турында кисәтә

Телефон мошенниклары кулланучыларны алдау өчен яңа схема куллана башладылар.

Моның өчен алар үзләрен әлеге кешенең мобиль операторы вәкиле дип таныштыра, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Мобиль җайланма кулланучысын аның сим-карталары вакыты бетә дип ышандыралар. Мондый очракларда явыз ниятле кешеләр мондый сүзләр кулланалар: «Сезнең номер 20 сентябрьгә кадәр актив. Сез аны озайтырга телисезме?»

Сим-картаның эшен «озайту» өчен гражданга «операторга» смс кодын тапшырырга кирәк. Аны алгач, мошенниклар сим-картаның дубликатын ясыйлар яки шалтыратуларны һәм смсны башка номерга күчерәләр. Бу аларга алданган кешенең онлайн банкына, почтасына, дәүләт хезмәтләренә һәм башка шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеген бирә.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында, мондый ситуацияләргә комментарий биреп, сим-карталарның гамәлдә булу срогы юклыгын ассызыкладылар. «Шалтыратучыларга беркайчан да кодлар һәм башка мәгълүмат бирмәгез. Игътибарлы булыгыз һәм якыннарыгызны кисәтегез», - дип искәрттеләр ведомствода.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев