Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 2026 елга кадәр пенсионерлар, ятим балалар өчен социаль түләү күләме расланды

Татарстанда алдагы өч елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр күләме расланган.

2024-2026 елларда аларның индексация коэффициенты ел саен 1,04 тәшкил итәчәк, бу республика Хөкүмәте карарында чагыла.

Документта берничә төр түләүләр, шул исәптән айлык түләүләр күрсәтелгән:

— хезмәт ветераннарына, Татарстан Дәүләт бүләгенә ия булган затларга: 2024 елда — 605 сум, 2025 елда — 630 сум, 2026 елда — 656 сум;

— Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләгән, 1941-1945 елларда СССР орден һәм медальләре белән бүләкләнгән, реабилитацияләнгән кешеләргә: 2024 елда — 902 сум, 2025 елда — 939 сум һәм 2026 елда — 977 сум;

— сәяси репрессия корбаннарына, якын елларда индексацияне исәпкә алып — 757, 788 һәм 820 сум;

— мәктәпкәчә яшьтәге ятим балаларга, якын елларда индексацияне исәпкә алып — 10 740, 11 170 һәм 11 617 сум;

— мәктәп яшендәгеләргә —12 384, 12 880 һәм 13 396 сум.

Карарның тагын бер пункты — юл йөрү өчен субсидияләр турында. Алар әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар һәм әти-әнисен икесен дә яки берсен генә ( я әти, я әнисен генә) генә югалткан балалар өчен билгеләнә: 2024 елда — 369 сум, 2025 елда — 384 сум һәм 2026 елда — 400 сум. Күпбалалы гаиләләрдәге балалар өчен дә шул ук суммалар планлаштырылган.

Күпбалалы гаиләләрдә алты яшькә кадәрге балалар өчен дару сатып алуга субсидия күләме — 164, 171 һәм 178 сум.

2024 елда пенсионерларга юл йөрүгә түләү 605 сум тәшкил итәчәк, 2024 елда — 630 сум һәм 2026 елда — 656 сум.

Дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрендә белем алучы һәр укучыны тәэмин итүгә 2024 елда көн саен — 9,2 сум, 2025 елда — 9,6 сум һәм 2026 елда 10 сум акча бүлеп биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев