Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 264 яшь һәм социаль эшмәкәр грант алуга гариза тапшырган

Татарстанда яшь һәм социаль эшмәкәрләр өчен грант алуга 264 гариза кабул ителгән.

Социаль предприятиеләрдән – 73, ә яшь эшмәкәрләрдән (25 яшькәчә) 191 гариза килгән. Грант нәтиҗәләре быел ноябрь аенда игълан ителәчәк.

Грантның минималь суммасы – 100 мең сумны, максималь суммасы 500 сумны тәшкил итә. Бер шарт бар: эшмәкәр проект хакының кимендә 25 процентын финанслашырга тиеш, дип искәртәләр ТР Икътисад министрлыгында. Грант акчасын бизнес-проектларны гамәлгә ашырганда бина арендалау яки ремонтлау, җиһазлар яки транспорт чарасы сатып алу һәм башка шундый максатларга юнәлтергә ярый.

Гаризалар 24 августтан 22 сентябрьгә кадәр «Минем бизнес» үзәгендә кабул ителде. Бу – «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында тәкъдим ителә торган дәүләт ярдәме. Грантка дәгъва итү өчен «Минем бизнес» үзәгенең белем бирү программаларында катнашу да шарт булып тора.

«Өч ай дәвамында республиканың «Минем бизнес» үзәгендә социаль һәм яшьләр эшмәкәрлеген үстерү мәсьәләләренә багышланган укытулар оештырылды, тәҗрибәле белгечләр грантларга гаризалар бирү өчен документларны тутырырга өйрәтте», – дип сөйләде ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова.

Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча илкүләм проект кысаларында быел үз проектларын тормышка ашыру һәм үстерү өчен 119 эшмәкәр дәүләттән барлыгы 47 миллион сум алды инде.

Эшмәкәрләр кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышу һәм ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгендә бушлай хезмәтләр алуга кагылышлы сораулар белән +7(843)524-90-90 телефоны буенча Үзәкнең «кайнар линия»сенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев