Буага ТР Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров килде (+фото)
Ул Идел аръягы районнарыннан килгән вәкилләр белән хезмәтне саклау буенча семинар үткәрде. Министрлык вәкиле республикадагы оешма-предпрятиеләрдә хезмәтне саклау буенча контрольнең тагын да көчәйтелүе хакында әйтеп узды. Аның белән семинарда катнашкан Татарстанның дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы Артем Ларюхин хезмәтне саклау буенча таләпләрне үтәмәгән очракта юридик һәм вазифаи затларны нинди штраф...
Ул Идел аръягы районнарыннан килгән вәкилләр белән хезмәтне саклау буенча семинар үткәрде. Министрлык вәкиле республикадагы оешма-предпрятиеләрдә хезмәтне саклау буенча контрольнең тагын да көчәйтелүе хакында әйтеп узды. Аның белән семинарда катнашкан Татарстанның дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы Артем Ларюхин хезмәтне саклау буенча таләпләрне үтәмәгән очракта юридик һәм вазифаи затларны нинди штраф суммалары көткәнен сөйләде. Семинарда хезмәтне саклау буенча координация Советы вәкилләре катнашты.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев