Кеше һәм закон

Буада ике егетттә наркотик табылды

1 сентябрьдә кичке тугызлар тирәсендә Казан - Ульяновск трассасының 110нчы километрында (Карлы авылы янында) полицейскийлар "Ока" автомобилен туктаталар. Рульдә 1993 елгы ир-егет була. Хокук саклау хезмәткәрләре "Ока"ның салонын караганда киптерелгән килеш авырлыгы 168 граммнан күбрәк булган марихуана табалар. 1993 елгы пассаҗирның курткасының уң як кесәсендә гомуми киптерелгән авырлыгы 4 грамм...


1 сентябрьдә кичке тугызлар тирәсендә Казан - Ульяновск трассасының 110нчы километрында (Карлы авылы янында) полицейскийлар "Ока" автомобилен туктаталар. Рульдә 1993 елгы ир-егет була. Хокук саклау хезмәткәрләре "Ока"ның салонын караганда киптерелгән килеш авырлыгы 168 граммнан күбрәк булган марихуана табалар. 1993 елгы пассаҗирның курткасының уң як кесәсендә гомуми киптерелгән авырлыгы 4 грамм авырлыкта марихуана була. Егетләр кыргый үсүче әлеге наркотик үсемлекне Буа районы территориясеннән җыйганнарын әйтәләр. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.


1 сентябрьдә кичке тугызлар тирәсендә Казан – Ульяновск трассасының 110нчы километрында (Карлы авылы...

Нет комментариев