Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа дәваханәсе хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыклары бүләкләре тапшырылды (фото)

Буа театрында үзәк дәваханәнең 175 еллыгы уңеннан оештырылган тантаналы чарада табиблар, шәкать туташлары дәүләт бүләкләренә лаек булдылар.

Татар Аксуы авылының  ФАП мөдире Әклимә Шәриповага, дәваханәнең кардиология бүлеге өлкән шәфкать туташы Зөлфия Хисаметдиновага  Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Мактау Грамотасы тапшырылды. Үзәк дәваханәнең хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург Фәридә Сәлаховага, дәваханәнең  баш шәфкать туташы Венера Шәкүровага, хирургия бүлегенең операция шәфкать туташы Равия Хәбибуллинага Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты бирелде. Теш протезлау бүлегенең стоматолог-ортопед- табибы Любовь Фоминага, кан салу бүлеге шәфкать туташы Ольга Михайловага, йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташы Алена Федотовага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау Грамотасы тапшырылды. Дәваханәнең анестезия һәм реанимация бүлегенең анестезиолог-реаниматологы Наилә Гыйсмәтуллинага, участок табиб-педиатры Ләйсән Басыйровага, ашыгыч ярдәм бүлеге йөртүчесе Раил Шәйдуллинга, эндоскопия кабинеты шәфкать туташы Эльмира Волковага, хирургия бүлегенең перевязка ясау шәфкать туташы Наталия Сергейчевага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатлары бирелде. Дәваханәнең тагын 10 хезмәткәре Буа муниципаль районы башлыгының Мактау Грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев