Буа мәдрәсәсе яңа утлар белән балкыды
Буалылар кич белән мәдрәсә яныннан үтеп барганда аның күп утлар белән яктыртылуын күргәндер.
Бинаның манарасы һәм фасады дистәләгән прожектор белән яктыртыла. Бу мәдрәсә бинасының архитектура ягыннан төзелеше үзенчәлекле булуын күрсәтергә тагын бер мөмкинлек.
Буа мәдрәсәсе директоры Ильмир хәзрәт Хәсәнов сүзләренә караганда, әлеге изге эштә мәхәлләгә йөрүчеләр, иганәчеләр, хәйриячеләр, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре ярдәм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев