Буа районының “Авангард” агрофирмасында –  алдынгылар өчен Сабантуй (+фото)
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының “Авангард” агрофирмасында –  алдынгылар өчен Сабантуй (+фото)

Ул, һәрвакыттагыча,  Кайбыч авылы урманы аланында узды. Кунакларны милли сыйлар, җырлар белән кайбыч, Яңа Чәчкап, Югары Лашчы, Ырыңгы авыл җирлекләре үзешчәннәре каршы алды.  

 

Тантаналы өлештә язгы кыр эшләрендә югары нәтиҗәләр күрсәтүчеләр белән бергә башка тармаклар уңганнарын да билгеләп үттеләр. Алдынгыларга суыткычлар, автомат кер юу машиналары, телевизорлар тапшырылды. Шулай ук яңа хезмәт техникасы ачкычлары да бирелде.  Авангардыларга тырыш хезмәтләре өчен  рәхмәтләрен, теләкләрен “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов һәм башка бик күпләр җиткерде. Бәйрәмне ачкан агрофирманың генераль директоры Николай Курчаткин хезмәтчәннәрнең быелгы катлаулы язда да эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыгуларын билгеләп үтте, кырларның торышы, алдагы бурычлар белән таныштырды.  Бүләкләүләр концерт номерлары белән үрелеп барды.  

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев