Буада алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котладылар
Ул Буа театрында узды.
Еллык эшкә йомгак ясау тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, "Ак Барс" холдинг компаниясенең агросәнәгать комплексы буенча генераль директоры урынбасары Камил Галиев катнашты.
Алдынгыларны муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов котлады. Ул агымдагы елда ирешелгән уңышлар турында сөйләде. 185 мең тонна ашлык суктырган Буа районы тулаем уңыш буенча беренчелекне яулады. Шулай ук шикәр чөгендере күрсәткеләре дә югары. Барлыгы 482 мең тонна баллы тамыр азыгы җыелган. Ит, сөт җитештерү буенча да күрсәткечләр калышмый.
Мондый уңышка үз өлешләрен керткән алдынгыларны бер-бер артлы сәхнәгә чакырып котладылар. Бүләкләү тантанасы Казан һәм Чабаксар артистлары башкаруында җырлар белән чиратлашып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев