Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада яңа йорт файдалануга тапшырылды

Шәһәрнең яшьләр урамында урнашкан ике подъездлы 40 квартиралы йорт Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына салынган.

Заманча итеп ясалган, сантехника, индивидуаль җылыту өчен ике контурлы казаннар, газ анализаторлары, шулай ук санагычлар куелган фатирларда бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, гарнт алучылар, ятим балалар һәм “Арендалы торак” программасында катнашучылар яшәячәк. Аларга ачкычлар тантаналы төстә тапшырылды. Яңа күченүчеләрнең шатлыкларын муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев уртаклаштылар. Имин-тыныч тормышлар, бусагаларын һәрвакыт көтелгән кунаклар, йөрәккә якын кешеләр генә атлап керүен теләделәр. Ранис Камәртдинов эшне яхшы оештырган, сыйфат белән башкарган төзүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Булат Гыйльманов әйтүенчә, быел инвестицияләү программасы буенча гомуми мәйданы 160 мең квадрат булган 56 квартира төзелгән. Буадагысы – илленчесе. Андагы ун квартира ятим балаларга бирелде. Рөстәм Шәмиев сүзләренә караганда, быел республика бюджетыннан моның өчен 1 миллиард 640 миллион сум акча бүлеп бирелгән, федераль финанслашу 101 миллион сум тәшкил иткән. Махсуслашкан торак фонды белән идарә итүне формалаштыру буенча вәкаләтле орган булган җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әлеге суммага 621 квартира сатып алынган. Программа гамәлдә булган 10 ел эчендә барлыгы 5346 мең ятим бала тораклы булган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев