Буада яшәүче кардан “КамАЗ” ясаган. Ул аның йорты алдында басып тора
Буаның Карл Маркс урамында яшәүче Цыгановлар йорты каршында өр-яңа буяулы КАМАЗ автомобиле тора.
Автомобиль гаилә башлыгы Валерий куллары белән кардан ясалган. Машина тышкы кыяфәте белән мөмкин булганча оригиналь туганына туры китерелгән.
Валерий Цыганов һәр кышны үз йорты алдында берәр фигура ясап куя. Былтыр кардан зур ябалак белән кит балыгы өйгән булган. Быел теманы, Камазчы дусларың күп бит, дип, хатыны тәкъдим иткән. Автор алдан күршеләрдән, үз территориясеннән җитәрлек кар җыйган. Аннары эшкә керешкән.
- Бер өч көн эштән азат көнем бар иде. Беркем комачауламады. Ясадым, аннары буядым. Камазчы дусларым фаралар бирделәр. Оригиналдагы кебек килеп чыкты, - ди ул.
Әлегә КамАЗ әрҗәсез генә тора. Валерий, күбрәк кар яугач, анысын да ясап куярга планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев