Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада танымаслык тулай торак бинасы

Буа медицина училищесының салкын, су үтә торган, бернинди уңайлыклары булмаган соры тулай торак иде ул.

 

Төрле елларда аз-маз ремонт белән яшәгән бина. Кышын студентлар киенеп йоклый торган бүлмәләр. Ә хәзер аны танымассың да. Ак, күк, кызгылт-сары материал белән тышланган, эчендә рәхәтләнеп бер кат киемнән йөри торган җылы, уңайлы тулай торакка әверелде. Элеккеге чыгарылышлар яңартылган тулай торакны күрсәләр тел “шартлатырлар” иде. Ниһаять, 40 ел көтелгән төзекләндерү башкарылды. Якташларының әлеге шатлыгын Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин, Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков уртаклаштылар.

Училищеның тулай  торагы хәзер  “Студентлар йорты” дип йөртелә. Бина 1982 елдан бирле төзелгән. Ачылу тантансында район башлыгы Ранис Камәртдинов сөйләп китте. 

– Татарстан бюджетыннан бирелгән акчага безнең төзүчеләр сыйфатлы итеп төзекләндерделәр, куелган срокка өлгерттеләр, - диде ул.

Бәйрәмдә Марат Айзатуллин да сүз алды. Ул республикада эшләп килүче 44 дәүләт программасы буенча Буа районында да эшләрнең төгәл башкарылуын әйтеп узды.

Тантана тәмамлангач, кунаклар тулай торак бинасы эченә уздылар. Алар фойедагы “Буалылар – сәламәтлек сагындагы легендалар” күргәзмәсен карадылар, студентларның торак бүлмәләрен, кухнясын, санузел, юыну бүлмәләрен, актлар залын карадылар. Барысы да заманча төзелеш материаллары белән эшләнгән, ялт итеп тора. Бөтен инженерия системадлары үтәлгән, бу – су керү-чыгару, электр линиясе, җылылык системасы һәм башкалар. Түбәсе дә яңа, түшәмнәрне дә җылы, су үтмәслек итеп җиренә җитекереп эшлгәннәр. Шулай рамалары кырылып, кыршылып беткән тәрәзәләр дә “көлеп” тора, алар заманча пластик тәрәзәләргә алмаштырылган. Ишекләр дә шундый ук пластик материалдан ясалган. Әлеге объектны башкаручы “РИФ” подрядчы оешмасы җитәкчесе Рифат Батыров белдерүенчә, аларның эшчеләре объектка алынганда биредә диваларны гына калдырырга туры килде.

– Яңа уку елына өлгертергә дигән бурыч куелды. Тик без эшне тиз тоту гына түгел, ә сыйфатлы итеп тә башкардык. Бинада яшьләр яшәячәк бит шуңа фасадны креатив проект буенча ясадык, - диде ул. 

Биредә барлыгы 136 студент яшәячәк, кызлар һәм егетләр бүлмәләре аерым блоклорга бүленгән. Шулай ук анда яңадан әзерлек үтә торган медицина хезмәткәрләре яшәячәк.

Сүз уңаеннан, Буа медицина училищесы узган ел 85 еллыгын билгеләп үтте. Бүгенге көндә биредә өч юнәлеш буенча 326 студент белем ала. Арада Татарстанның төрле почмакларыннан  гына түгел, ә Россиянең төрле өлкәләреннән, шәһәрләреннән килүчеләр дә бар.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев