Коррупциягә каршы көрәш турында шәһәрнең кайсы мәктәп укучылары яхшырак белүен район мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, район башкарма комитетының коррупцияггә каршы көрәш комиссиясе оештырган "Өлкән сыйныф укучылары өчен коррупциягә каршы көрәш квесты"нда ачыкладылар. Җидешәр 10 сыйныф укучысыннан торган алты команда тугыз этапта төрле...
Коррупциягә каршы көрәш турында шәһәрнең кайсы мәктәп укучылары яхшырак белүен район мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, район башкарма комитетының коррупцияггә каршы көрәш комиссиясе оештырган "Өлкән сыйныф укучылары өчен коррупциягә каршы көрәш квесты"нда ачыкладылар. Җидешәр 10 сыйныф укучысыннан торган алты команда тугыз этапта төрле сорауларга җаваплар бирделәр, плакатлар да ясап килгән иделәр. Һәрберсе бәяләнде һәм барлык нәтиҗәләр буенча беренче урынны Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары яулады. Икенчедә - 1 номерлы мәктәп, өченчедә лицей-интернет командалары.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев