Икенче тантана Бәбки авылында булды- биредә төзелеп килүче мәчет манарасының аен күтәрделәр
Фәһим хәзрәт Сөләйманов инициативасы белән башланып киткән һәм бик күпләр өлеш керткән эш ахырына якынлашып килә.
Бүген авылның яшәүчеләре күп булмаса да, бу изге гамәлгә өлеш кертүчеләр күп. Тамырлары табигатьнең матур почмагында урын алган авыл белән бәйле булганнар да актив, төрле оешма-предприятиеләр, "Хаҗилар" мәчете", күрше авыллар мәчетләре, район мөхтәсибәте дә ярдәм иткән. Биредә дә шундый изге эштә катнашучылар адресына муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, авылның матур киләчәге булуын теләделәр. Маъмун ар-Рави шулай ук коръән сүрәләре укыды. Тантанада катнашучыларга тәмле чишмә суы, аннан кайнаган чәй, мул табын әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев