Парклар һәм скверлар елының логотибы билгеле
Быел республикада билгеләп үтеләчәк Парклар һәм скверлар елы логотибын тәгаенләде. Ул Татарстан Министрлар кабинеты тарфыннан расланды. Логотип заманча парк рәвешендә сурәтләнгән. Элемент буларак анда төп керү урыны - арка, агач эскәмия, фонарь, фонтан бар. Шулай ук кошлар һәм болыт образлары да урын алган. Арткы фонда исә ылыслы һәм яфраклы агач...
Быел республикада билгеләп үтеләчәк Парклар һәм скверлар елы логотибын тәгаенләде. Ул Татарстан Министрлар кабинеты тарфыннан расланды.
Логотип заманча парк рәвешендә сурәтләнгән. Элемент буларак анда төп керү урыны - арка, агач эскәмия, фонарь, фонтан бар. Шулай ук кошлар һәм болыт образлары да урын алган. Арткы фонда исә ылыслы һәм яфраклы агач төрләре гәүдәләнгән. Андагы Сөембикә манарасы - Татарстанның милли ягын, тимераяк һәм велосипед - республикабызның динамик үсешен, спорттагы уңышларын тасвирлый.
Мәгълүмат Татар-информ сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев