"Ландыш" сәүдә үзәгендәге чәчтарашханәдә ир-таларның чәчләрен түләүсез кыркалар, дигән хәбәр чыкты Буада. Бу хәл, чыннан да булган, ләкин вакытлыча гына. Ир-атларның чәчләрен бары тик өч-дүрт көн генә түләүсез алганнар, прическалар ясаганнар. Баксаң, бу акция дә, хәйрия хезмәт күрсәтүе дә түгел, ә чәчтарашханәгә яңа эшкә килгән оста шундый "эксперимент" өстендә үзенә...
"Ландыш" сәүдә үзәгендәге чәчтарашханәдә ир-таларның чәчләрен түләүсез кыркалар, дигән хәбәр чыкты Буада. Бу хәл, чыннан да булган, ләкин вакытлыча гына. Ир-атларның чәчләрен бары тик өч-дүрт көн генә түләүсез алганнар, прическалар ясаганнар. Баксаң, бу акция дә, хәйрия хезмәт күрсәтүе дә түгел, ә чәчтарашханәгә яңа эшкә килгән оста шундый "эксперимент" өстендә үзенә тәҗрибә туплаган. Иң мөһиме бер клиент та "яңа пешкән" чәчтарашка ризасызлык күрсәтмәгән.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев