Йомшак диван, телевизор, кечкенә өстәл, урындыклар балалар почмагы җирле Пенсия фонды идарәсенең клиентлар залында урын алды. Ул әниләре "ана капиталы" сертификатына бәйле һәм башка документларны рәсмиләштергән арада, алар белән килгән балаларга да шөгыль булсын өчен җиһазланды. Почмакта китаплар, рәсем ясау өчен төсле карандаш-фломастерлар бар. Балалар да, өлкәннәр дә канәгать.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев