Кичә, бүген, иртәгә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйбатланды
Татарстанда АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин, шулай ук дизель ягулыгы 0,08 процентка кыйммәтләнде. 25 декабрьгә аларның беренчесенең литры – 66,12 сум, икенчесе 59,82 сум тора иде. Татарстанстат шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.
-
Татарстанда ятим балаларга бушлай өстәмә белем алу мөмкинлеге биреләчәк
1 гыйнвардан Татарстанда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар бушлай өстәмә белем алу мөмкинлегенә ия булды. Республикада адреслы социаль ярдәм турындагы законның 8 маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертелә. ТР Дәүләт Советы сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.
-
1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 18,5 процентка индексацияләнәчәк
2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 18,5 процентка индексацияләнәчәк һәм 19 242 сум тәшкил итәчәк, ә җан башына яшәү минимумы 1 078 сумга артып, 15 453 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта 2025-2026 елларның план чорына федераль бюджет һәм МРОТ турында законга үзгәрешләр турында федераль законнар раслый, дип яза РИА Новости.
-
2024 елның беренче көнендә Татарстанда һава температурасы -20 градуска кадәр түбәнәячәк
Яңа елның беренче көнендә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, көндез урыны белән бераз кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Буада Куян елы вакыйгалары
Узып баручы елда районда булган зур үзгәрешләрне барлыйбыз.
-
1 гыйнвардан бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең дәүләтнеке булмаган пенсиясе индексацияләнә
2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүче кайбер хезмәткәрләрнең дәүләтнеке булмаган (өстәмә) пенсияләрен индексациялиләр. Аның күләме аена 340 сум тәшкил итәчәк. Бу карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
-
Татарстан синоптиклары Яңа ел төнендәге һава торышы турында сөйләде
Яңа ел төнендә Татарстанда, көнчыгышка китүче циклонның тылдагы өлешендә, кар явачак, кайбер районнарда буран көтелә. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.
-
Татарстанда буран һәм юлларда бозлавык көтелә
Татарстанда бүген салкын һава торышы көтелә. Аз гына кар явачак, көндез аерым районнарда буран көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте.
-
Узып баручы 2023 ел «ТАТМЕДИА» Акционерлык Җәмгыятенең «Буинск-Информ» Филиалы коллективы өчен истәлекле булды
Капиталь ремонтланган бинада эшли башладык. Коллектив Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннехановка, Буа муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдиновка чиксез рәхмәтле.
-
Путин укытучылар хезмәтенә бердәм кагыйдәләр нигезендә түләнергә тиешлеген әйтте
Илнең төрле төбәкләрендә дә укытучы хезмәтенә бердәм кагыйдәләр нигезендә түләнергә тиеш, ә хөкүмәт педагогларга хезмәт хакы түләүгә карата системалы алымнар әзерләргә тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
-
Гыйнвар аеннан миллионлаган россияле балаларга арттырылган пособие ала башлаячак
2024 елның гыйнварыннан Россиядә яшәү минимумы арта, ул күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясый. Бу — федераль бюджетта салынган. Бу хакта Россия Социаль фонды хәбәр итә, дип яза «Российская газета».
-
Татарстанда бераз кар һәм көчле җил көтелә
Бүген, 28 декабрьдә, Татарстанда болытлы һәм дымлы һава торышы саклана, әмма температура фоны бераз төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
-
Гамәлдә булу вакыты чыга торган машина йөртү таныклыклары тагын өч елга озайтылачак
Россиядә машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакыты автомат рәвештә озайтылак. Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә автомобиль хуҗаларына шул хакта искәрттеләр.
-
Буадан сугыш ветераны Рәүф Төхвәтуллин 104 нче Яңа елын каршылый
Бүген район башлыгы Ранис Камәртдинов Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде.
-
Буада быел бәйрәм салютын иртәрәк аттырачаклар
Әлеге мәгълүмәт шәһәрнең Р. Люксембург урамындагы зур баннерда урнаштырылды.