Кичә, бүген, иртәгә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Отличниклар чыршысы. Буада тырыш укучылар күп
Бүген Буаның театр бинасына төрле фән олимпиадаларында уңышка ирешкән, “бишле” билгеләренә генә өлгергән һәм төрле мәктәптән тыш чараларда җиңгән укучыларны чакырдылар.
-
Буаның «Мелиоратор» ТОСы Яңа ел бәйрәменә җыйды
Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары һәм күпкатлы йортта яшәүчеләр бәйрәм бизәге чыршы янында рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр, җырладылар, биеделәр.
-
Татарстан татар теленнән Халыкара олимпиада уздыруга 9 млн сумга якын акча сарыф итәчәк
Татарстан татар теленнән Халыкара олимпиаданы оештыру һәм үткәрү өчен 8,9 миллион сумга якын акча юнәлдерәчәк. ТР дәүләт сатып алулары порталында шул хакта тендер урнаштырылган.
-
КФУ метеорологы 2024 елның ни өчен бик җылы булачагын аңлатты
Киләсе 2024 ел бик җылы булыр дип фаразлана, шул исәптән Эль-Ниньо мөмкин булган йогынтысы - Тын океанның экваториаль өлешендә температура күтәрелү.
-
Рөстәм Миңнеханов Буа мәдәният бүлегенә автомобиль тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәдәният учреждениеләренә 50 автомобиль тапшыру тантанасында катнашты. Ул тармак вәкилләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм хәерле сәфәрләр теләде.
-
Синоптиклар Татарстанда кар, томан һәм бозлавык турында кисәтте
Чәршәмбе, 27 декабрьдә, Татарстанда кабат болытлы һава торышы көтелә, бераз кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
-
Бүген Буада Бөек Ватан сугышы ветераны белән хушлаштылар
Фәрит Фәтхерахман улы Әхмәтов 96 яшендә иде. Буалылар һәм якыннары мәрхүмне бүген иртәнге сәгатьләрдә соңгы юлга озаттылар. Ул Буа шәһәрендә балалары тәрбиясендә гомер кичерде.
-
Буа дәүләт драма театрында «Ният» татар балалар театраль коллективлары фестиваленең йомгаклау этабы узды
Һәр елны, традиция буенча, Буа дәүләт драма театры тарафыннан яшь талантларны барлау, балалар арасында милли театрга хөрмәт уяту, аны таныту йөзеннән «Ният» татар балалар театраль коллективлары фестивале уздырыла.
-
Путин табибларга пациент ризалыгыннан башка медицина ярдәме күрсәтергә рөхсәт бирде
Россия Президенты Владимир Путин ашыгыч ярдәм бригадаларына, кеше гомеренә куркыныч янаган очракта, пациент ризалыгыннан башка медицина ярдәме күрсәтергә рөхсәт итә торган законны имзалады. Документ хокукый актлар рәсми порталында чыкты.
-
Татарстанда чүп яндыру заводы төзелешен 2025 елда тәмамлау планлаштырыла
Татарстанның Яшел Үзән районында калдыкларны термик утильләштерү заводы төзелешен 2025 елда тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин ММЧ вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
-
Татарстанда бераз кар һәм җил көтелә
Бүген, 26 декабрьдә, Татарстанда циклон тәэсире аркасында болытлы һәм шактый карлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
-
М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы «Милли хәзинә» дип аталган Бөтенроссия балалар һәм яшьләр өчен халык иҗаты фестивалендә 3 урын яулады
Казан федераль университеты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Милли хәзинә» дип аталган Бөтенроссия балалар һәм яшьләр өчен халык иҗаты фестивале үткәрде.
-
Синоптиклар Татарстанда буран, кар көртләре һәм күз күреме начарлану хакында кисәтте
Татарстанда яңа атна көчле кар яву, буран белән башлана, күз күреме 500 метрга кадәр начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
-
Белгечләр укучыларның гаджетлар куллану вакытын чикләргә киңәш итте
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) укучыларның гаджетларны куллану вакытын чикләргә киңәш итте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
-
Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат
Бүген, 24 декабрь көнне, 72 яшендә Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат булган. Бу хакта Филармония матбугат хезмәте хәбәр итә.