Алар республиканың 14 эре шәһәре муниципаль хезмәткәрләрен үз эченә алган беренче төркемдә көч сынадылар һәм гомуми нәтиҗәләр буенча алтынчы урын яуладылар. Былтыр сигезенче булган иделәр. Аерым бәйгеләрдә: бадминтонда беренче, чаңгы ярышында - бишенче, мини-футболда, шахматта һәм өстәл теннисында - җиденче, йөзүдә һәм җиңел атлетикада - сигезенче, волейболда тугызынчы булдылар. Бадминтонда...
Алар республиканың 14 эре шәһәре муниципаль хезмәткәрләрен үз эченә алган беренче төркемдә көч сынадылар һәм гомуми нәтиҗәләр буенча алтынчы урын яуладылар. Былтыр сигезенче булган иделәр. Аерым бәйгеләрдә: бадминтонда беренче, чаңгы ярышында - бишенче, мини-футболда, шахматта һәм өстәл теннисында - җиденче, йөзүдә һәм җиңел атлетикада - сигезенче, волейболда тугызынчы булдылар. Бадминтонда җиңүне Азат Алимов, Венера Аглуллина, Владимир Храмов китерделәр. Чаңгы ярышында Рәүф Йосыпов, Андрей Стрелков, Ирина Никитина, Алсу Таҗетдинова яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.



Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев