Буа районы башлыгы туып-үскән урамда бәйрәм узды (фоторепортаж)
Көн темасы

Буа районы башлыгы туып-үскән урамда бәйрәм узды (фоторепортаж)

Тимбай авыл җирлегенә кергән Ташкичү авылында Урам бәйрәме үткәрү матур гадәткә әверелде. Әле күптән түгел генә Үзәк урамның югары очында яшәүчеләр бергә җыелып күңел ачканнар иде. Бу юлы мәдәният йорты сәхнәсендә бәйрәм эстафетасын Мәктәп, Колхоз һәм Яңа урамнарында яшәүчеләр кабул итте. Җирле артистлар тамашачыга колхозчылар, гади авыл халкы тормышын чагылдырган...

Тимбай авыл җирлегенә кергән Ташкичү авылында Урам бәйрәме үткәрү матур гадәткә әверелде. Әле күптән түгел генә Үзәк урамның югары очында яшәүчеләр бергә җыелып күңел ачканнар иде. Бу юлы мәдәният йорты сәхнәсендә бәйрәм эстафетасын Мәктәп, Колхоз һәм Яңа урамнарында яшәүчеләр кабул итте. Җирле артистлар тамашачыга колхозчылар, гади авыл халкы тормышын чагылдырган күренешләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр, җыр-моң бүләк иттеләр. Кичәгә әлеге авыл килене - шагыйрә, җырлар авторы Гөлнур Айзетуллова да килгән иде. Ул да ташкичүлеләр белән хәтирәләрен яңартты, җырларын, дискларын бүләк итте.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев