Һава торышы: Татарстанда чагыштырмача җылы кыш көтелә - Гидрометүзәк
Кичә, бүген, иртәгә

Һава торышы: Татарстанда чагыштырмача җылы кыш көтелә - Гидрометүзәк

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Гидрометүзәге ягып җылыту сезонына режим температурасы фаразларын тәкъдим итә. Гомумән, анализдан күренгәнчә, киләсе 6 айда Россия территориясендә температура фоны күпьеллык уртача күрсәткечләр чамасы һәм бераз югарырак булыр дип көтелә. Төньяк Көнбатыш, Үзәк, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларының күпчелек өлешендә уртача температураның гадәттәгедән түбәнрәк...

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Гидрометүзәге ягып җылыту сезонына режим температурасы фаразларын тәкъдим итә.

Гомумән, анализдан күренгәнчә, киләсе 6 айда Россия территориясендә температура фоны күпьеллык уртача күрсәткечләр чамасы һәм бераз югарырак булыр дип көтелә. Төньяк Көнбатыш, Үзәк, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларының күпчелек өлешендә уртача температураның гадәттәгедән түбәнрәк булуы көтелә. Февральдә илнең Азия территориясе төбәкләрендә күрсәткечләр шулай ук түбәнрәк булачак. Фаразлауларның дөреслеге 68-70 процент тәшкил итә диелгән хәбәрдә.
Соңгы 16 елда Россия Гидрометүзәгенең фаразлары 58-81 процент чамасы аклана.

Татарстан территориясендә ягып җылыту сезонында айлык уртача температура шулай ук нормага сыешлы яки нормадан югары дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Октябрьдә уртача температура нормадан югары - 3 градус җылы һәм мартта - 6 градуска якын салкын. Ноябрь, декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында температура нормага туры киләчәк дип фаразлана.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев