Әзербайҗан чәен һәм пәхләвә авыз итегез! Буа районында Әзерҗайҗан милләтле халык үзен үз өендә сыман хис итә
Сабантуй бәйрәмнәрендә алар кунаклар өчен әзербайҗан ишегалды коралар

Кунаклар килеп җиткәндә мәйданга моңлы әзербайҗан көе яңгырый, тирә-юньгә чәй, татлы пәхләвә исе тарала.
Кунакчыл хуҗалар һәр кешегә хөрмәт, игътибар күрсәтергә ашыга. Быел да шулай булды
Көяз әзербайҗан егете Эльвин Марехли милләттәшләре исеменнән Сабан туе белән котлады, Айсел биек итеп өелгән пәхләвәдән авыз иттерде. Ишегалды чын мәгънәсендә бу халыкның чын тормышын сөйли: “диварларда”, аяк астында төсле келәмнәр, чәй өстәлендә борынгы җәймәләр, чәйләре дә балчык чәйнекләрдә хәтта! Алда тагын тамашага чакыралар, ә халык әзербайҗан егетенең моңлы тавышына биеде дә биеде, моннан китәсе килмәде. Халык шуны тойды күрәсең: монда һәркемгә шат иделәр. Татар милли ризыклары остасы, белгече якташыбыз Резидә Хөсәенова да: “Авызда эри! Чын әзербайҗан пәхләвәсе бу”, - дип мактады.

- Быел да Сабан туенда халыкны үз милли ризыкларыбыз, җырларыбыз белән каршыладык. Район җитәкчелегенең бу тәкъдимен безнең милләткә хөрмәт дип кабул иттек. Буадагы диаспорада 80нән күбрәк әзербайҗан исәпләнә. Гаиләләр саны да егермедән артып китә. Татар халкының Сабантуе безнең Нәүрүз бәйрәменә охшаш. Нәүрүздә дә уңышның мул булуын, имин еллар килүен телибез, - ди әзербайҗан диаспорасы рәисе Эльчин Достуев.
Рәсми мәгълүматларга караганда, балалары мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә йөриләр, мәктәпләрдә белем алалар. Күбесе татар телен аңлап, хәтта аралашалар. Рус телендә дә иркен сөйләшәләр.
Сахил белән Михербан әзербайҗанча җырлыйлар
Лицей-интернатта укучы бертуган Сахил һәм Михербан Адыйгезаловлар бәйрәмнәрдә дусларына, укытучыларына үз туган телләрендә җырлар бүләк итәргә яраталар.

Сахил быел алтынчы, ә сеңелесе Михербан дүртенче сыйныфка барачаклар. Укытучылары мәктәп күләмендә яисә сыйныфта берәр бәйрәмгә әзерләнә башласа, алар ялындырып тормый, икенче көнне үк әниләре Вусала булышлыгы белән җыр өйрәнеп киләләр.
- Сахилны мин башлангычта укыттым. Укучымның Әниләр көнендә бик матур җыр әзерләгәнен хәтерлим. Барысына да бик ошады. Җырны башлаганчы әзербайҗанча нәрсә турында җырлаганын әйтеп тә бирә ул. Сыйныфта ир балалар белән беренче көнне үк уртак тел тапты, ә кызларга карата аеруча хөрмәтле мөнәсәбәттә ул. Күрәсең, гаиләдә шундый тәрбия. Мәктәп күләмендә генә түгел, сеңелесе Михербан белән икәү “Бердәм гаиләдә” дип аталган район конкурсында дуслык турында җыр башкарып җиңүче булдылар. Бер парта артында төрле милләт балалары белем алуы, аларның бердәм мөнәсәбәттә үсүләрен күрүе шундый рәхәт, - ди укытучы Марина Школьникова.
Әниләре Вусала әйтүенчә, өйдә алар үзара туган телләрендә сөйләшәләр. Әбиләре Тәхминә әзербайҗанча җырларга ярата. Михербан белән Сахил әзербайҗан, рус, татар җырларын да тыңлыйлар, ди.
- Безгә әти-әниләр йолаларыбызны өйрәтеп үстерделәр. Ә нигә без аны онытырга тиеш. Балалар җыр-моңны, бәйрәмнәрне күреп үсәргә тиешләр. Без җәйге каникул вакытында аларны туган якларга алып кайтабыз. Туганнар белән очрашабыз. Күрешеп якынаюга берни җитми. Шунда кайткач Сахил белән Михербанга милли киемнәр сатып алырга яратам. Буага кайткач бәйрәмнәрдә шуларны киеп җырлыйлар, - ди Вусала Адыйгезалова.
Гаиләдә тәрбия, мәктәптә милләтара дус яшәү бәрабәренә бездә теләсә нинди милләт балалары үз мәдәниятен саклый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев