Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа егетенең күкрәгендә ике Батырлык ордены

Чуаш Аксуы авылында туып-үскән, беренче көннән махсус хәрби операциядә катнашучы танк взводы командиры өлкән лейтенант Вадим Журавлев ул.

Алмаз Баһаветдинов, әлеге дәүләт бүләге һәлак булганнан соң бирелгән Михаил Афанасьев белән бергә аның да фотосурәте шәһәребезне бизи. Баннер Космовский урамында урын алган. Якыннары болай олылаулары өчен район җитәкчелегенә, бу эштә башлап йөрүчеләргә шулай ук гуманитар ярдәм оештыручыларга, туганнарына, дусларына чиксез рәхмәтле. Котлаулар, теләкләр дә күп кабул итәләр. Тик алар улларының беренче чиратта Ватанны саклау буенча изге бурычын үтәгәнен яхшы беләләр. Бу хакта ул кечкенәдән хыяллана. – Бәлки моңа, үземнең балачак теләгемне әйтеп, мин дә этәргеч биргәнмендер. Әмма ничек кенә булмасын, улым бер тапкыр да үкенгәнен әйткәне булмады. Димәк, бу аның үзенең сайлавы,– ди әтисе Юрий. Вадим теләгенә ирешү өчен һәрьяклап әзерләнә. Яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә. 2013 елда Югары Лашчы урта мәктәбен тәмамлагач та документларын бары Казан танк училищесына гына тапшыра. Беренче омтылыштан ук укырга керә. Анда да сынатмый. Әти-әнисенә җитәкчелектән бары яхшы хәбәрләр килә. Армия күптөрлелек ярышлары буенча спорт остасына кандидат нормасын да үти. Укуын төгәлләгәннән соң башта Мәскәү астында хезмәт итә, аннан Мурманскка җибәрелә. Танк взводы командиры 2020 елда Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. Медаль белән бүләкләнә. Хәзер инде аның күкрәген ике Батырлык ордены да бизи. Аның икенчесен быел февраль аенда ала. Ә беренче орден узган елның апрель башында ук тапшырыла. Харьков өлкәсендә барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләнә ул. Якыннары әлеге шатлыклы хәбәрне алганның икенче көнендә үк кайгылысы килеп ирешә – уллары аягына каты яраланган, контузия алган һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби госпитальгә озатылган. – Мин, хатыным Вероника, киленебез Марина, 3 яшьлек һәм 4 айлык оныкларыбыз Данелия һәм Есения белән берничә көннән янына бардык. Вадимны култык таякларында күрү бик авыр иде, билгеле. Әмма исән булуына шатландык, – ди әтисе. Дәвалану, реабилитация курсы узып, бер айдан якыннары янына отпуск ялына кайта ул. Ә өч атнадан әле чынлап торып тернәкләнеп тә бетмәгән килеш кабат Мурманскка, частенә китеп бара, Июль уртасында инде хәрби операция зонасына керә. – Бер дә җибәрәсебез килмәде. Тик аның җавабы кыска иде: “Бу минем эшем. Анда сугышчан иптәшләрем көтә”, диде. Аның Ватаныбызның чын патриоты булуы белән горурланабыз, бу һөнәрне үзе теләп сайлавын да аңлыйбыз. Тик йөрәк урынында түгел. Хәрби операциянең беренче көннәрендә бигрәк авыр булды. Без аңа тагын да авыррак булуын аңлап, ярдәм итәргә, тиешле сүзләрне табарга тырышабыз, – ди Вероника.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев