Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының “Зөя буйлары” заказнигы начальнигы Фаил Галиев карчыга гаиләсенең көнкүрешен күзәтә

Ул карчыга балаларын йомыркадан чыкканнан алып бүгенге көнгә кадәр карап, ашатып тора. Ә кош гаиләсе белән танышу тарихы болайрак.

 

Табигать сакчысының гадәти эш көне була бу, үзе генә кичен рейдка чыга. Үгез Куагы авылы яныннан ерак түгел агачлыкта хәлсез генә яңгыраган тавышлар ишетә. Шул якка таба бара, чатырманлыклар аша үтеп керә, агач ботагына ясалган ояда  өч йомшак ак түмгәк күрә. Болар яңа туган кош балалары. Әниләре “өйдә” юк, күрәсең, азык артыннан очкан.

– Йомыркадан ук чыкканнарын күргәч, ничектер якын булып китте, шул кошчыклар турында  кайгырту теләге туды. Интернеттан аларның нинди төргә керүләрен белдем. Кыргый карчыга дигән. Аларның холкы, яшәү рәвешләре хакында укыдым. Баксаң, алар бик үк йомшак күңелле кош түгел икән, - ди эколог.

Китаптан укып, карчыганың кырыс, кеше яратмавын да белә. Чыннан да, беренче вакытта  оясы янына кеше килүне әни карчыга  бер дә өнәмәгән. Ул килүгә зыр-зыр күктә очып, оя яныннан куалаган. Эколог бирешмәгән, яхшы әмәл уйлап тапкан,  өйдән пешереп килгән балык, итне өскә күтәреп, болгап торып, ана кошка яхшылык белән килүен күрсәткән. Карчыга бераз вакыттан соң алай ук ярсымый башлый, ике атнадан соң кунакка тәмам ияләшә. Хәтта  аның оя янына азык куеп киткәнен көтеп торып, балаларын ашата башлый, аннан “иганәчегә”  ризыкны балаларына бирергә дә рөхсәт итә.

– Бернәрсәне уйлап җиткермәдем, ана карчыга балаларын ашатканда лидерны билгели икән. Тора-бара шул көчле баласын гына исән калдырып, калганнарын ашатмыйча, үлемгә дучар итә. Соңгы килүемдә өчесенең берсе –  көчсезрәге үлгән иде. Шунда мин калган балаларының берсен  үземә алып кайтып ашатырга ниятләдем,  югыйсә анысы да һәлак булачак, - диде кошчык үлеменә кайгырып заказник начальнигы.

Ул бу урынга баруын хәзер дә дәвам итә. Кошлар үсеп җитеп, мөстәкыйль булганчы кайгыртам, дип белдерде табигать сакчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев