Кичә, бүген, иртәгә

Буада инвалидлар декадасы уңаеннан: түләүсез матурланырга һәм юынырга була

Инвалидлар декадасы уңаеннан 1 декабрьдән 10ына кадәр районда яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә Буа шәһәрендә Вахитов урамы, 54 адресы буенча "Комплект сервис", Р. Люксембург урамы, 153 адресы буенча "Дарина" чәчтарашханәсендә түләүсез чәчтараш хезмәте күрсәтелә. Шулай ук 2, 3, 4, 9, 10 декабрь көннәрендә (җомга, якшәмбе - хатын-кызлар, шимбә - ир-егетләр)...

Инвалидлар декадасы уңаеннан 1 декабрьдән 10ына кадәр районда яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә Буа шәһәрендә Вахитов урамы, 54 адресы буенча "Комплект сервис", Р. Люксембург урамы, 153 адресы буенча "Дарина" чәчтарашханәсендә түләүсез чәчтараш хезмәте күрсәтелә. Шулай ук 2, 3, 4, 9, 10 декабрь көннәрендә (җомга, якшәмбе - хатын-кызлар, шимбә - ир-егетләр) шикәр заводы мунчасында түләүсез юыну мөмкинлеге тудырыла.
Үзең белән ВТЭК белешмәсен алып килергә кирәк
 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев