Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар Казаннан солдатлар озаттылар (ФОТО-ВИДЕОрепортаж)

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов җитәкчелегендә төркем, мәдәният хезмәткәрләре шушы көннәрдә Казанда "Патриот" спрот-патриотлык һәм чакыруга әзерлек республика үзәгендә булдылар. Биредә чакырылучыларны хәрби формалар кигезеп хезмәт итәчәк частьларына алып китәләр. Буалылар Татарстанның барлык почмакларыннан җыелган чакырылуычларга зур концерт күрсәттеләр. Бер уңайдан егетләрнең көндәлек тормышлары, яшәү, туклану шартлары...

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов җитәкчелегендә төркем, мәдәният хезмәткәрләре шушы көннәрдә Казанда "Патриот" спрот-патриотлык һәм чакыруга әзерлек республика үзәгендә булдылар. Биредә чакырылучыларны хәрби формалар кигезеп хезмәт итәчәк частьларына алып китәләр. Буалылар Татарстанның барлык почмакларыннан җыелган чакырылуычларга зур концерт күрсәттеләр. Бер уңайдан егетләрнең көндәлек тормышлары, яшәү, туклану шартлары белән дә таныштылар. Шул ук көнне иртән Буадан озатылган 8 чакырылучы белән күрешеп, аларга хәерле юллар теләделәр. Чакырылучы якташларыбыз шул кичтә Ерак Көнчыгышка киттеләр.
 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев