Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, кош гриппыннан сак булыгыз!

Кош гриппын акчарлаклар тарата

Әлегә кадәр кош гриппын төп таратучылар кыргый үрдәкләр иде. Ә быел тикшерүләр моңа акчарлаклар да гаепле булуын ачыклаган. Соңгы ике айда булган 51 очракның 46сы шуны раслый. Ә агымдагы елның алты аенда Россиянең 28 регионында кошларның югары патогенлы гриппының 62 очрагы теркәлгән. Дөньяда һәм Россия территориясендә кош гриппы баш күтәрү артуны исәпкә алып һәм Татарстанда әлеге авыру буенча эпизоотик хәлнең начараюына юл куймау макстаында кошчылык объектларын биологик саклауны тәэмин итү буенча “Акчарлак” акциясе оештырылды. У 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында акчарлаклар күпләп тупланган урыннарга – су объектларына һәм аларга якын урнашкан территорияләргә, чүплекләр, калдыкларны урнаштыру, кошлар оя корган урыннарга даими рейдлар үткәреләчәк ,кошлар гриппына тикшерү максатында патологик материал, кошлар тизәге пробалары алыначак,кошчылык объектларының биологик саклануы дәрәҗәсе бәяләнәчәк, үлгән кошлар мәетләрен үз вакытында күрү һәм юк итү, алар табылган урыннарны дезинфекцияләү буенча чаралар күреләчәк. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Камил Әхмәтов халыкны да аң булырга чакыра. Беренчедән, районга кошлар кертүне килештерү, шулай ук ветеринария озатуы документлары булу шарт. Алып кайтканнан соң кошларны асрау кагыйдәләрен үтәргә, ә иң мөһиме – аларны ябык биналарда тотарга кирәк. Алар үлгәндә, үз-үзләрен тотышлары үзгәргәндә бу хакта кичекмәстән район ветеринария берләшмәсе белгечләренә хәбәр итү сорала. Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 83 йорт адресы буенча урнашкан оешмага башка сораулар буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтырату өчен телефон номеры – 8(84374) 3-25-10.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев