Акбүз атка утырып, урамнарны тутырып, гармун астында татар халкының үлмәс җырларын яңгыратып шәһәр урамнарын буйладык.
Буалылар бизәлгән атны, милли киемнәрдән киенгән кызлар-егетләрне күреп, фото, видеога төшерделәр, кул болгап сәламләделәр. Сабантуй колгасына сөлгеләрне Энгельс урамында яшәүче Илгизәр һәм Фәридә Садардынова капка төбендә бәйләделәр. Аннан соң Мөстәкыйм Хәйбуллов иярләгән бизәкле ат район мәгариф идарәсенә, М.Вахитов исемендәге гимназия ишек төбенә туктады. Андагы хезмәткәрләр белән рәхәтләнеп биедек, җырлдык.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев