Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа ел Дуслык кубогы – район хакимияте командасында

Буа машина төзү заводы оештырган бәйгедә биш – заводның үзенең ике, Әхмәт электромеханика заводы, Буа водоканалы һәм район хакимияте командасы көч сынады.

Ике көн дәвамында әйләнә системасы белән барган ярышта һәр команда дүртәр уен үткәрде. Хакимият командасы аларның барысында да көндәшләрен отты һәм иң күп очко туплады. Икенче урынны бәйгене оештыручылар, өченчене АЭМЗ волейболчылары алды. Җиңүчеләргә, призлы урыннарны алучыларга Буа машина төзү заводы баш инженеры урынбасары Сергей Сергейчев кубоклар, медальләр тапшырды. Һәр катнашучы командадан иң яхшы уенчыга да аерым бүләк — иттарткычлар әзерләгәннәр. Аларга нигездә хатын-кыз уенчылар лаек булды. Командада берәр гүзәл зат булу — бәйгенең төп шарты иде. Командалары көч сынаган предприятиеләр җитәкчеләре дә хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев