Районнның мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия акциясен башлап җибәрделәр
Яңа ел алдыннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус очрашулар оештыралар.
Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары Буа үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегендә булдылар. Кечкенә пациентлар белән бергә алар төрле уеннар оештырдылар.
9 яшьлек Савелий Кузьминцев Кыш бабайны үз өендә каршы алды. Ул малайның иң кадерле теләген үтәде, аңа кул сәгате тапшырды, шулай ук татлы бүләкләр белән сөендерде.
Бу тылсымлы мизгелләр балаларны гына түгел, олыларны да дулкынландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев