Су спорты төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионатын ачу тантанасы була иртәгә. Ул "Татнефть-Арена" спорт сараенда "Пилигрим" шоу-тамашасы белән ачылачак. Грандиоз су тамашасын композитор Игорь Крутой музыкаль бизи. Чемпинатны ачу тамашасы 26 июльдә башлап тагын 8 тапкыр кабатланчак. Якшәмбе көнне Буадан күп балалы гаиләдән һәм гаиләгә тәрбиягә алынган барлыгы 60 бала...
Су спорты төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионатын ачу тантанасы була иртәгә. Ул "Татнефть-Арена" спорт сараенда "Пилигрим" шоу-тамашасы белән ачылачак. Грандиоз су тамашасын композитор Игорь Крутой музыкаль бизи. Чемпинатны ачу тамашасы 26 июльдә башлап тагын 8 тапкыр кабатланчак. Якшәмбе көнне Буадан күп балалы гаиләдән һәм гаиләгә тәрбиягә алынган барлыгы 60 бала да тамаша күрергә барачак.
Чемпионатның рәсми сайтында ярышлар расписаниесе һәм билетларны броньлау мөмкинлеге бар. Сайлап алу максатында ярыш көннәрендә билет бәяләре 50-150 сум тирәсе булачак, ә ярымфинал, финал чыгышларын карау күпкә кыйммәт - 500дән 1500 сумга кадәр җитәчәк.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев