Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буалы яшь каратэчылар – Россия чемпионнары! Пьедесталның барлык баскычларында диярлек безнекеләр генә (+фото)

Моңа Ренат Хәсәнов кул астында шөгыльләнүче 8-9 яшьлек каратэчылар - М. Вахитов исемендәге гимназиядә 3 сыйныфта белем алучы Азамат Хәсәнов, Рәсим Фәсхетдинов, Рамазан Исхаков һәм 2 номерлы лицейның 2 сыйныф укучысы Данила Смирнов ирештеләр. Алар Уфа шәһәрендә традицион каратэ фудокан һәм кабудо буенча узган "Зәңгәр күктә ак бөркет" дип исемләнгән...

Моңа Ренат Хәсәнов кул астында шөгыльләнүче 8-9 яшьлек каратэчылар - М. Вахитов исемендәге гимназиядә 3 сыйныфта белем алучы Азамат Хәсәнов, Рәсим Фәсхетдинов, Рамазан Исхаков һәм 2 номерлы лицейның 2 сыйныф укучысы Данила Смирнов ирештеләр. Алар Уфа шәһәрендә традицион каратэ фудокан һәм кабудо буенча узган "Зәңгәр күктә ак бөркет" дип исемләнгән Бөтенроссия турнирында 4 алтын, 3 көмеш һәм 3 бронза медаль яуладылар. 40тан күбрәк катнашучы көч сынаган категориядә көндәшләренә бер шанс та калдырмадылар һәм финалда барлык дисциплиналар буенча диярлек медальләрне үзара бүлештеләр. Ката төрендә Азамат беренче, Рәсим - икенче, Рамазан - өченче, Данила - дүртенче, кихон (спортчының техникасын күрсәтү) төрендә Рәсим беренче, Данила - икенче, Азамат - өченче, Рамазан - дүртенче, шобу иппон кумитэ (контактлы кумитэ) төрендә Данила беренче, Рәсим - икенче, Азамат - өченче, Рамазан дүртенче булдылар. Нунчаку-кумитэда Рамазан гына катнашты һәм беренче урын яулады. Буа гына түгел, республикада бердәнбер фудокан федерациясе булганга, Татарстан данын да яклаган буалыларның осталыгына Фудокан Каратэ стиленә нигез салган 10 дан иясе Сербиядән килгән Соке Илия Йорга да таң калды. Буалылар аның белән бергә фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев