13 декабрьдә Карлы трассасында: иртән кеше бәрдерделәр, кич утлар кабынды
Кичә, бүген, иртәгә

13 декабрьдә Карлы трассасында: иртән кеше бәрдерделәр, кич утлар кабынды

"Волго-Вятскуправтодор" юл хуҗалыгы идарәсенең әйдәп баручы эксперты Альберт Шәйдуллин көз айларында Казан-Ульяновск трассасының Карлы, Иске Суыксу авыл җирлекләре территориясе аша узучы федераль трассада һәм Иске Суыксу авылды янындагы тимер юлны аркылы чыгу урыннарында урнаштырылган терәк баганаларындагы утларның 15 декабрьдән дә соңга калмыйча кабыначагын әйткән иде. Әллә язмыш шаяруы, әллә шулай...

"Волго-Вятскуправтодор" юл хуҗалыгы идарәсенең әйдәп баручы эксперты Альберт Шәйдуллин көз айларында Казан-Ульяновск трассасының Карлы, Иске Суыксу авыл җирлекләре территориясе аша узучы федераль трассада һәм Иске Суыксу авылды янындагы тимер юлны аркылы чыгу урыннарында урнаштырылган терәк баганаларындагы утларның 15 декабрьдән дә соңга калмыйча кабыначагын әйткән иде. Әллә язмыш шаяруы, әллә шулай туры килде: кичә иртән Карлы авылында трассада кеше бәрдерделәр, ә кич юлдан атлаучы барлык җәяүлеләр күренерлек яп-якты утлар кабынды. Бәхеткә, каза күрүче тән җәрәхәтләре генә алды. Федераль трассаның бу өлешләрендә бүтән мондый бәхетсезлекләрнеә булмавына ышанасы килә.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев